Казанда I Халыкара классик гитара фестивале узачак. ТР Композиторлар берлеге һәм С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге тарафыннан оештырылучы фестиваль 28-30 мартта үтәчәк.
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очраша.
13 февральдә җырчы Федор Шаляпинның тууына 134 ел тула. Бу уңайдан Казанның А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда 13 февральгә кадәр Шаляпин музыкаль кичәләре узачак.
20-нче гыйнварда Казанда Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне "Ватан алдындагы казанышлар өчен" I дәрәҗәдәге орден белән бүләкләде.
Бүген Казанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап, мәдәният темасына язучы журналистларны тәбрикләделәр.
25-26 гыйнварда республиканың Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Шишкинның (1832-1898) тууына 175 ел тулуга багышланган тантаналар узачак.
19 гыйнварда Казанның Г.Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
"Бер ел гына мәдәниятле булып булмый. Алга таба да республикада мәдәният, сәнгать һәм әдәбиятны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, республикада заманча фикерли һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырлык әдәбият һәм сәнгать белгечләре җитешми.