ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2007 ел
җомга
Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Гонкогта узачак Халыкара заманча музыка җәмгыяте (ISCM) оештырган фестивальдә катнаша.

23 ноябрь 18.00 сәгатьтә Татарстан республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә “Бөек әсәрләрне экранлаштыру” видео салоны утырышы булачак.


22
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

 21-28 ноябрь көннәрендә Казанда V Бөтенроссия органчылар ачык конкурсы үтәчәк.


21
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
5 декабрь Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасының халык артисты, Халыкара конкурслар лауреаты пианинода уйнаучы Рэм Урасинның концерты узачак.

25 ноябрь, көн барышында ТР Милли музеенда Аналар көненә багышланган чара уздырыла.

30 ноябрь Милли сәнгать галереясендә Милли традицияләрне торгызу фестиваленең ачылу тантанасы узачак.

“Татарстан – уртак йортыбыз” фото күргәзмәсе Казанда 3 ноябрь көнне узган Татарстан халыклары Съезды кысаларында әзерләнде.


20
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе

9 декабрь көнне Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музеенда “ Музей. Музыка. Балалар.” хәйрия программасы старт алачак.


19
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе

20 ноябрь 16.00 сәгатьтә Милли сәнгать галереясендә “Татарстан – уртак йортыбыз” фотокүргәзмәсе һәм альбомын тәкъдир итү чарасы узачак.

21нче ноябрьдән 23нче ноябрьгә кадәр федераль һәм үзәк региональ китапханә җитәкчеләренең Санкт – Петербург шәһәрендә “Россия Федерациясе китапханәләре: үсешнең яңа этабы” дип аталган еллык киңәшмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International