Әниеңне музейга алып кил

2007 елның 21 ноябре, чәршәмбе
25 ноябрь, көн барышында ТР Милли музеенда Аналар көненә багышланган чара уздырыла. Бары шушы көнгә билет алган бала үзенең анасын музейга бушлай алып керә ала. “Тарихлар лабиринты” уенында катнашканнан соң, һәр теләгән кеше үз гаиләсе белән Татарстанның үткәненә сәяхәт кыларга мөмкин.
10.00 - 12.00 сәгатьләрдә “Үз кулларың белән эшлә һәм әниеңә бүләк ит” дип аталган мастер – класс үтәчәк. Анда катнашкан балалар бүләк өчен балчыктан уенчыклар ясый, билбау үрә, йөзек, тәнкәләр ясарга өйрәнәчәк.  
12.00 сәгатьтә “ Балаганчик на Булаке” балалар театр студиясе яшь тамашачыга спектакль күрсәтә, конкурс һәм викториналар оештырачак. Ә әниләр исә бу вакытта иң яхшы кытай чәйләрен тәкъдим итү чарасында катнаша, косметолог, модельер һәм дизайнер киңәшләрен тыңлый алачак. Теләге булганнар экспонатлар янында тарихи костюмнардан фотога төшү мөмкинлегенә дә ия булачак.
 
Белешмәләр өчен телефон: 292-32-18
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International