Милли китапханәдә бөек әсәрләрне экранга чыгару хакында сөйләшәчәкләр

2007 елның 23 ноябре, җомга
23 ноябрь 18.00 сәгатьтә Татарстан республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә “Бөек әсәрләрне экранлаштыру” видео салоны утырышы булачак.
Утырыш программасында түбәндәгеләр каралган:
-  Р. Вагнер, Д. Верди, Д. Пуччини, П. Чайковский кебек композиторларга опера шедеврлары тудырырга ярдәм иткән чыганакларга күзәтү ясау;  
- классик әсәрләр нигезендә опера – фильмнар куючы режиссер Франко Дзеффирелли иҗатын анализлау;
- Д. Вердиның «Травиата» операсын иҗат итү тарихы һәм режиссер Франко Дзеффиреллиның «Травиата» опера фильмы хакында мәгълумат бирү;
- Д. Вердиның “Травиата” операсыннан өзекләр карау.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International