Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Милли галереядә “Татарстан – уртак йортыбыз” фото күргәзмәсе ачылды.
2007 елның 21 ноябре, чәршәмбе
“Татарстан – уртак йортыбыз” фото күргәзмәсе Казанда 3 ноябрь көнне узган Татарстан халыклары Съезды кысаларында әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе “Татарстан – уртак йортыбыз” альбомына да кертелде. Әлеге альбом съезд делегатлары һәм кунакларына тапшырылды. Рус, татар, инглиз телләрендә чыгарылган “Татарстан – уртак йортыбыз” альбомы халыклар дуслыгы, милли колорит һәм мәдәниятләр күптөрлелеген ассызыклау идеяләре белән сугарылган. Альбомга Татарстанның иң яхшы яшь һәм алдынгы фотограф эшләре кертелгән. Алар арасыннан Рифат Якупов, Солтан Исхаков, Евгений Канаев, Михаил Козловский, Владимир Зотов, Сергей Ермолаев, Эдвард Хәкимов, Фәрит Гобәев, Юрий Филимонов, Андрей Титов, Алексей Насыров, Альберт Тәһәвиев, Гөлнара Сәгыева, Әлфия Бикмөхәммәтова, Фәрит Зыятдинов кебекләрне билгеләп үтәргә мөмкин.
Фотоальбомны тәкъдир итү һәм Милли сәнгать галереясендә күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева альбомны әзерләгән вакытта коллектив тарафыннан нинди эшләр башкарылганлыгы хакында сөйләп үтте. Кыска гына вакыт эчендә алга куелган идеяне халыкларның көндәлек тормышын, аларның бәйрәмнәре, үзара могамәләсен сурәтләгән фотолар аша аңлата алуга ирешкәннәр. Басманың редакторы – “Казан” журналының баш редакторы – Юрий Балашов, альбомны төзүче һәм макет авторы – республика күләмендә танылган фотограф Фәрит Гобәев, тышлык һәм сәнгать редакторы – рәссам һәм фотограф – Григорий Эйдинов. Альбом басмаханәгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Kazan - Казань ” нәшрияты тарафыннан җибәрелде. Презинтация барышында фотоальбомны төзегән коллективка Мәдәният министрлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды. “Татарстан – уртак йортыбыз” фотокүргәзмәсе декабрь ахырына кадәр эшләячәк.
2002 елда үткән Бөтенроссия халык санын алу вакытында Татарстан территориясендә 120дән артык милләт вәкиле һәм этник төркемнәр яшәгәнлеге ачыкланды. Алар биредә бер-берсе белән тигез могамәләдә булып, тынычлык саклап яши. Татарстанлылар беренче чиратта нәкъ менә шуның белән горурлана ала да!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз