Казанда V Бөтенроссия органчылар ачык конкурсы үтәчәк

2007 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
 21-28 ноябрь көннәрендә Казанда VБөтенроссия органчылар ачык конкурсы үтәчәк. ноябрьдә 14.00 сәгатьтә (Зур Кызыл урамы, 45нче йорт) конкурсантлар жирәбә тартачак. Конкурсның беренче көне дә биредә уза.  Калган көннәрдә конкурс Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтә. Бәйгедә урта һәм югары музыка уку йортларын тәмамлаучы һәм анда белем алучы органчылар катнаша. Конкурсны Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Н.Г.Җиһанов исемендяге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.
Жюри составында танылган музыкантлар – Россия һәм Европаның орган мәктәбе мөгаллимнәре, сәнгать белгечеләре булачак. Болар - Россиянең атказанган артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Наталья Ведерникова (жюри рәисе), Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Россиянең атказанган артисты, органчы Даниэль Зарецкий (Санкт-Петербург), органчы, фортепианода уйнаучы, дирижер Лео Кремер, М.И.Глинка исемендәге Түбән Новгород дәүләт консерваториясенең камера ансамбле кафедрасы һәм орган секциясе профессоры, Россия Федерациясенең атказанган артисты Заряна Скульская, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе професоры, Россия Федерациясенең атказанган артисты Александр Фисейский һәм Любектагы (Германия) Югары музыка мәктәбе доценты Сергей Черепанов.  
Конкурста җиңүче музыка мәктәбе студентлары 5меңнән 35 меңгә, ә югары музыка уку йортларында белем алучылар 15меңнән 150мең сум күләмендә акчалата премия белән буләкләнәчәк. I дәрәҗәдәге премия лауреатына (студент яки югары уку йортын тәмамлаучылар) 2008 – 2009 елгы сезонда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында һәм Чаллы Орган залында соло концертын кую мөмкинлеге бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International