Декабрь аенда “Музей. Музыка. Балалар.” хәйрия программасы узачак

2007 елның 20 ноябре, сишәмбе
9 декабрь көнне Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музеенда “ Музей. Музыка. Балалар.” хәйрия программасы старт алачак. Әлеге акция Россия регионнарындагы Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы ярдәме, Россия музейлар Берлеге һәм Б.Н.Ельцин фонды инициативасы белән оештырыла. Проект чаралары инде 28 регионда үткәрелгән.
Регион программасы өч этаптан тора.Алар:
1)    Балалар йортлары һәм аз керемле гаиләләрдән 12 яшьтән 16 яшькә кадәрле булган балаларга музей остазларының махсус дәресләре, Дәүләт Эрмитажы камера оркестры ансамбле солистлары концертын карау;
2)    Балаларның инша һәм эссе конкурсы, музыка дәресе һәм “Музей. Музыка. Балалар.” конкурсында катнашучыларны һәм аның җиңүчеләрен тәбрикләү;
3)     Эсcе жанры буенча җиңү яулаган балаларга кышкы каникулларын Санкт – Петербург шәһәрендә үткәрү мөмкинлеген бирү;
кебек чараларны үз эченә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International