Гонкогта узачак Заманча музыка фестивалендә Рәшит Кәлимуллин әсәрләре яңгыраячак

2007 елның 23 ноябре, җомга
Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Гонкогта узачак Халыкара заманча музыка җәмгыяте (ISCM) оештырган фестивальдә катнаша.
22 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Гонкогта "ISCM World Music Days" (Халыкара музыка көннәре) фестивале уза. Әлеге фестиваль ел саен Халыкара заманча музыка җәмгыяте вәкилләре чыккан илләрнең башкала шәһәрләрендә үткәрелә. Анда дөньяның барлык илләреннән  музыкант һәм композиторлар катнаша, алар  төрле музыка стильләре һәм юнәлешләрендә чыгыш ясый. Быелгы фестиваль 24 концерт, симпозиум, очрашулар, яшь композиторлар конкурсы һәм Халыкара заманча музыка җәмгыяте әгъзалары Генераль ассамблеясен үткәрүне планлаштыра.  
Халыкара заманча музыка җәмгыяте – заманча академия музыкасын башкару һәм аны алга таба да үстерү максаты булган оешмалар берләшмәсе (алар иллеләп илдән җыелган). Нәкъ менә алар бүгенге көндә хәзерге заман музыкантлары һәм композиторлары белән эш алып бара. Ел саен Халыкара заманча музыка җәмгыяте “Халыкара музыка көннәре” фестивален оештыра. Секцияләргә тема, репертуар сайлау иреге бирелгән. Татарстан секциясен фестивальдә Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ренат Кәлимуллин тәкъдим итәчәк.
Р.Кәлимуллинның республиканы Халыкара заманча музыка җәмгыятенә кертүдә  өлеше зур (1999 елда Татарстан секциясен ТР Композиторлар союзы тәкъдим итә башлый). Аның «Кыллы квартет һәм кларнет өчен квинтет» дип аталган эшләренең берсе быелгы “Яңа музыка көннәре”ндә үк тәкъдим ителәчәк.
 
Халыкара заманча музыка җәмгыяте1922нче елда Зальцбург шәһәрендә оеша. Шул көннән алып ул стилистик һәм эстетик төрлелекне яклый. Россия әлеге җәмгыять әгъзасы булып узган гасырның 20нче елларыннан тора башлый. 1931нче елда килешү өзелә. Һәм ул бары тик 2004 елда гына яңартыла . Халыкара заманча музыка җәмгыяте ел саен милли секцияләрнең берсе оештыра торган Халыкара музыка көннәре фестивален үткәрә. Моңа кадәр фестивальне Вена, Париж, Лондон, Нью – Йорк, Сан-Франциско,Сеул, Мехико, Гонконг, Тель-Авив, Варшава, Манчестер, Бохара кебек эре шәһәрләр кабул итте.2008нче елгы фестиваль исә Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә узачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International