21 декабрьдә ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Муха № 2007» күргәзмәсе эшли башлый. Танылган Казан рәссамы Илгизәр Хәсәнов инициативасы белән оештырылган әлеге проект кеше һәм чебен мөнәсәбәтен иронияле һәм көлкеле формада күрсәтүче рәсемнәрдән тора.
Бүген камера җырчылары һәм концертмейстерларның Рөстәм Яхин исемендәге II Халыкара конкурсы башланып китте. Конкурс С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 13-18 декабрь көннәрендә уза. Бүген 12.00 сәгатьтә– конкурсның рәсми ачылу тантанасы булды.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында язучы Тәүфыйкъ Әйдине искә алу кичәсе уза.
Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее тарафыннан Богоявленск чиркәвендә оештырылган күргәзмә иконалар язучы рәссам И.Ханов иҗатына багышлана.
Съездда барлыгы 800дән артык делегат һәм чакырылган кунаклар булыр дип көтелә. 361 делегат Россия Федерациясе, 121 – Балтика һәм Берләшкән дәүләтләр берлеге, 66 – чит ил, 100дән артыгы Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән татар оешмаларын тәкъдим итәчәк.
12-14 декабрь көннәрендә Казанда Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы данлыклы татар композиторы Н.Җиһанов истәлегенә багышлап үткәрелә торган яшь пианиночыларның IV Республика конкурсы уза.