Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Тәүфыйкъ Әйдине искә алу кичәсе узачак

2007 елның 12 декабре, чәршәмбе
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында язучы Тәүфыйкъ Әйдине искә алу кичәсе уза. Биредә тамашачыга язучы язмышы хакында бәян итүче “Йөртә безне язмышлар” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән чара тәкъдим ителәчәк (төп рольләрдә Г.Камал театры артистлары – Н.Гәрәева, И.Габрахманов, Р. Юкачев). Кичәнең концерт прграммасында “Казан” бию ансамбле, Зилә Сөнгатуллина һәм башка артистларның чыгышы көтелә. 
Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының  IV Съезды кысаларында үткәрелә.
Режиссер: А.Хафизов.
Сценарист: Ю.Сәфиуллин
Алып баручы: Р.Таҗетдинов
 
Кичә 18.00 сәгатьтә башлана.
 
Тәүфыйкъ Әйди (Әйделдинов Тәүфыйкъ Рамазан улы) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатурин районында туа. Язучының бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы һәм Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда ул 7 ел татар, Себердә исә казах телендә белем ала. Алабугада китапханәче һөнәрен алганнан соң, Апас районына эшкә кайта.
Тәүфыйкъ Әйдинең иҗат башлангычын 1967 елдан исәпләргә мөмкин.  «Ялкын»журналы, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган әсәрләре басыла башлый. Озак еллар буе Т.Әйди «Казан утлары»журналының проза бүлеген җитәкли.
“Боҗра” повесте өчен,  Тәүфыйкъ Әйди СССРның Эчке эшләр министрлыгы, Язучылар берлегенең махсус дипломнары белән бүләкләнә, 1980 елда республика конкурсы премиясенә лаек була.
Моңардан тыш, Тәүфыйкъ Әйди күренекле тәрҗемәче дә иде. Төрек телендә язылган әсәрләрне ул татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнде. 1982 елда Тәүфыйкъ Әйди СССРның язучылар берлегенә кабул ителә.
Гомеренең соңгы елларында язучы Россия һәм БДБ илләрендә яшәүче татарлар тормышы белән кызыксына башлый. Революция, репрессия, ачлык елларында күп татарлар хәтта гаиләләре белән, бәхет эзләп, чит илләргә күчеп китә. Аларның кайберләре, күпмедер вакыт узу белән, кире кайтса да, күпләр яңа урында урнашып кала. Нәкъ менә алар хакында бездә мәгъүмат бик аз. Тәүфыйкъ Әйди тарихтагы әлеге ак тапны бетерү өчен көч куя. Үзгәртеп кору елларында чит илләргә чыгу, татар диаспоралары белән танышу мөмкинлеге туа. Ул Германия, Төркия, Румыния, Болгария, Кипр (автор аны Кыбрыс дип атый), Эстония, Молдавиядә була. Әлбәттә, чит илләргә күпләр бара, ләкин Т.Әйди туган ягына юлъязмаларсыз катмый. Аларда ул күргән һәм ишеткәннәрен, юлдашчылары, яңа танышлары күңел хисләрен ачып бирә. Әгәр татарлар чит илдә яхшы яши һәм лаеклы урыннарны били икән – шатлыгын, начар яшәсә – кайгыруын яшерми.
 
Т.Әйди китаплары:«Кайда да кадерле», «Иблискә ришвәт»,  «Елан угы», «Заман һәм шәхесләр», «Оҗмах утравы», «Йөртә безне язмышлар», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар».
Тәүфыйкъ Әйди 2001 елның 2 апрелендә дөньядан китте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International