Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә фин мюзиклы куелача

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
16-18 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясенең Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиева җитәкчелеге астында Хельсинки шәһәренә (Финляндия) визиты көтелә. Максат – Хельcенки швед театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрлары арасында “СПИН” мюзиклын куюга килешү төзү. Аны татар сәхнәсенә инде 2008 елда ук чыгарырга уйлыйлар.
Делегация составына шулай ук Г.Камал театры директоры Шамил Закиров һәм театрның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев тә керә. 
“Спин” мюзиклы (“Spin - the musical”) – Канада композиторы Дуглас Пэшли сюжеты һәм музыкасына нигезләнеп язылган оригиналь музыкаль – драматик әсәр. Аның эчтәлеге сары матбугат һәм шоу-бизнес дөньясындагы детектив вакыйгалар хакында.  
Әлеге театраль проект беренчеләрдән булып Хельсенки швед театры тарафыннан 2001 елда куела. Мюзикл тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгәнлеген аңлаганнан соң, ул Швеция, Польша театр сәхнәләрендә дә куела башлый.  
Академия театры сәхнәсендә мюзикл беренче тапкыр быелның июль аенда – Федор Волков исемендәге Ярославль драма театрында куела. “Спин”ны рус теленә Мария Наймарк һәм Александр Вовк тәрҗемә итә.
«Спин» - экспортка чыгарылган яңа төрдәге театр проекты. Аны сәхнәгә чыгару хокукын төрле илләрдәге театрларга саталар, бу очракта финнар һәр спектакльнең продюсер “ярдәмчесе” булып санала. Бу – театр сәнгатен экспортлауның яңа төре – чит илләргә артист һәм декорацияләр түгел, ә идея, текст, декорацияләр проекты һәм спектакль өчен кирәкле булган башка атрибутлар сатыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International