12-16 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды уза

2007 елның 11 декабре, сишәмбе
Съездда барлыгы 800дән артык делегат һәм чакырылган кунаклар булыр дип көтелә. 361 делегат Россия Федерациясе, 121 – Балтика һәм Берләшкән дәүләтләр берлеге, 66 – чит ил, 100дән артыгы Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән татар оешмаларын тәкъдим итәчәк. Алар татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча фикер алышачаклар. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының алдагы 5 елда башкарырга тиешле эшләрен барлый һәм конгрессның җитәкче органнарын сайлаячаклар. Съездның мәдәни чаралар  программасында иң яхшы спектакльләр, концерт программалары каралган.  13 декабрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Р.Ахиярованың  “Шагыйрь гыйшкы” операсын тәкъдир итү, 14 декабрь «Корстон» күңел ачу үзәгендә республика сәнгать осталары концерты(“Казан” бию ансамбле, «La Primavera» республика җыр һәм бию камера оркестры, “Сөембикә” вокал ансамбле, солистлар – Идрис Газиев, Рөстәм Асаев, Альберт Исмаил, Мәликә һ.б чыгышы); 15 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында З.Хәкимнең «Телсез күке» спектаклен карау планлаштырылган.
Съезд кысаларында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү дә күздә тотыла. 12 декабрь Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында “Язмышлар һәм мөһаҗирләр”- язучы Тәүфыйкъ Әйди истәлегенә багышланган кичә, 15 декабрь С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Дәрдмәнд сиземләүләре» дип исемләнгән чара узачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International