13 декабрь К.В.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” әсәре буенча спектакль куячак.
Спектакльне карарга Чуваш Республикасының Мәдәният министры Наталья Володина, Чебоксар шәһәре администрация башлыгы Николай Емельянов кебек хөрмәтле кунаклар киләчәк. Шулай ук республика Президенты Николай Федоровның килүе дә көтелә.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Чебоксарга гастроле татар театрына 100 ел тулу уңаеннан үтә. 2008нче елда исә Казанга К.В.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт Академия театрының килүе көтелә.