Богоявленск чиркәве манарасында иконалар язучы рәссам И.Хановның заманча иконалар күргәзмәсе ачыла

2007 елның 11 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее тарафыннан  Богоявленск чиркәвендә оештырылган күргәзмә иконалар язучы рәссам И.Ханов иҗатына багышлана. Иконаларның санлы гына булуы мөһим түгел, аларның эчтәлеге игътибарга лаек. Күргәзмәдә “Ветхозаветная Троица”, “Рождество Богородицы”, “Рождество Христово”, “Сретение” кебек бәйрәм сюжетларын һәм Апостол Петр, Сергей Рожденский һ.б. шундый изгеләрне сурәтләүче иконалар урын алган. Күргәзмә икона ясауның технологик этаплары, аны ясау өчен кулланылган кораллар белән таныштыруны да максат итеп куя.
И.М.Ханов Казанда күп эшләде: Петропавловск соборын төзекләндерү эшенәул беренчеләрдән булып тотынды, Благовещенск соборында да зур күләмле эшләр башкарды. Рәссамның иң уңышлы проектларының берсе Свияжсктагы Троицк чиркәве иконаларын кабатлап ясау. Алар XVI – XVII гасырларга карый. Хәзерге вакытта әлеге чиркәүдә барлык интерьерлар да торгызыла. Иконалар язу белән 30 ел шөгыльләнү дәверендә И.М.Ханов күп чиркәү, соборлар өчен берничә мең икона ясарга өлгергән.
Күргәзмә 12 декабрьдән 11.00 – 17.00 сәгатьләрдә эшли. Керү бушлай.      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International