Җырчы һәм концертмейстерларның Рөстәм Яхин исемендәге конкурсы үз эшен башлап җибәрә

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген камера җырчылары һәм концертмейстерларның Рөстәм Яхин исемендәге II Халыкара конкурсы башланып китте. Конкурс С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 13-18 декабрь көннәрендә уза. Бүген 12.00 сәгатьтә– конкурсның рәсми ачылу тантанасы булды.

Конкурсантларны тыңлау 14 (1 тур), 16 (2 тур) һәм 17 декабрь (3 тур) көннәрендә, ә 18 декабрьдә лауреатларның йомгаклау концерты көтелә. Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Саратов, Түбән Новгород, Самара; Белоруссия һәм башка ерак шәһәрләрдән килгән җырчы һәм  концертмейстерлар катнаша. Җиңүчеләргә исә акчалата премия һәм дипломнар биреләчәк. Конкурсның жюри составында РФ атказанган артисты, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Тамара Новиченко (жюри рәисе), РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты, профессор, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, ТР халык артисты, профессор, вокал сәнгате кафедра җитәкчесе Зилә Сөнгатуллина, ТР халык артисты, профессор, концертмейстерлык осталыгы кафедра җитәкчесе Юзефина Сокольская, Россиянең атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, профессор, Мәскәү консерватория җитәкчесе Елена Савельева, профессор, сәнгать эшләрен өйрәнү докторы, РФ атказанган артисты Михаил Аркадьев. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.

 Җырчы һәм концертмейстерларның Рөстәм Яхин исемендәге конкурсы  Казанда беренче тапкыр 2003 елның декабрь аенда узган иде. Рөстәм Яхин татар ренессансына нигез салучы һәм Татарстанда беренче концерт бирүче пианист булуына хөрмәт йөзеннән, конкурс аның исемен йөртә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International