Муха № 2007

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
21 декабрьдә ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Муха № 2007» күргәзмәсе эшли башлый. Танылган Казан рәссамы Илгизәр Хәсәнов инициативасы белән оештырылган әлеге проект кеше һәм чебен мөнәсәбәтен иронияле һәм көлкеле формада күрсәтүче рәсемнәрдән тора. Аларда К.И.Чуковский әсәрендәге  Муха-цокотухадан алып, тагын бик күп башка оригиналь образларга кадәр бар.
Проектта катнашучылар -  Илгизәр Хәсәнов, Роберт Хәсәнов, Михаил Пивоваров, Олег Иванов, Вадим Харисов, Рәшит Төхвәтуллин, Роман Кутнов («Nole Plastique” проекты ).
Күргәзмәдә сынлы сәнгатьнең барлык төрләре дә урын алган: рәсем сәнгате, графика, фотография, компьютер анимациясе, объект (скульптураның заманча формасы). Роман Кутнов тарафыннан махсус әзерләнгән әлеге проект өчен язылган электрон композицияләр, күргәзмәнең музыкаль фонын тәшкил итәчәк. Моңардан тыш, аны чебен турындагы әдәби һәм фәнни  текстлар тулыландырачак.
Казан рәссамнарының чебен образына мөрәҗәгать итүе барыннан да бигрәк абсурд классика вәкиле  Франц Кафк иҗаты белән кызыксынудан килә.
 
Күргәзмә 2008 елның 21 гыйнварына кадәр эшләячәк
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International