Алабугада “Ак юрта” рәсемнәр күргәзмәсе

2008 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Алабугада “Ак юрта” рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күргәзмә Россиянең төрле төбәкләреннән бер атнага Алабуга шәһәренә җыелган рәссамнарның иҗади дуслык нәтиҗәсе билгесе.
3 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр үткәрелгән  “Ак юрта” иҗади халыкара проектында Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан республикалары, Чиләбе өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәреннән  килгән 14 рәссам катнашты.
Проектның авторлары – Уфадан Салават Гыйләҗетдинов һәм Яр Чаллыдан Хәмзә Шәрипов.  
Проект киндергә ясалган 30 картинадан тора. Биредә катнашучыларга төп таләп булып -картиналарның һәммәсе дә шәхси рәсем сәнгате юнәлешендә һәм  бары тик ак төсләрдән генә тору каралган. Ә композициянең  үзәгендә- болгар келәмнәре техникасы кулланылган аппликация панносы.
Проектның һәм күргәзмәне оештыруның барлык матди чыгымнарын Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тулысынча үз өстенә алган. Музей-тыюлык җитәкчелеге сүзләренә караганда, әлеге үзенчәлекле проектның максаты- үз мәдәнияте, тормыш рәвеше, уй-фикерләре белән яшәүче халыклар арасында дуслыкны берләштерү һәм ныгыту .
Рәсем сәнгате осталарының картиналарыннан торган күргәзмә-киләчәктә аларның хезмәт нәтиҗәсе булып торачак. Һәм алга таба әлеге эшләрнең күчмә күргәзмәсен республикабызның башка шәһәрләрендә дә үткәрү күздә тотыла.
Киләчәктә “Ак юрта” проекты ел саен оештырылыр дигән өмет бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International