Яңа күргәзмәләр залы ачыла

2007 елның 14 декабре, җомга
14 декабрь 18.00 сәгатьтә «Ак Барс Галерея» күргәзмә залын ачу тантанасы узачак.
Әлеге вакыйга ООО «Ак Барс Галерея» эшчәнлегендә яңа этап, аның максаты - дөнья базаына чыгып, сәнгать әсәрләренә икътисади яктан тиешле бәя бирү, аларны саклау, сатуга чыгару. Ачык галерея – Казан коллекционерлары, сәнгать эшләре буенча инвесторлар һәм vip – сатып алучыларның гына түгел, ә Татарстан Республикасы халкының да ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк.
ООО «Ак Барс Галерея» -ОАО «АК БАРС» БАНК  ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагыоешма, ул  2005 елның 20 нче декабрендә рәсмиләштерелә.
Узган 2 ел эшкә ныклап тотыну өчен әзерләнү дәвере  булды. Әлеге вакыт эчендә коллекцияләр формалаштырылды. Бүгенге көндә галерея җыелмасында 250дән артык сәнгать җиһазлары – алар ясалу техникасы, урыны һәм вакыты белән төрле, тик аларны башкару осталыгы бер – аларга бәя юк. Шушы вакыт эчендә Бауман ур, 44/10-8 йорт адресы буенча сәнгать әсәрләрен саклау таләпләренә тулысынча туры килүче галерея бинасы булдырылды. Моңардан тыш, каталоглар бастырыла һәм авторлар белән эш алып барыла.
«Ак Барс Галерея», коммерция оешмасы булуга карамастан, колекцияләр булдыру һәм эшләрне сатудан тыш, сәнгатьне популярлаштыру, аңарга игътибарны арттыруны да максат итеп куя. Хәзерге вакытта галерея 2 эре проект әзерли.
Аларның берсе Татарстан Республикасының кечкенә шәһәрләрендә сәнгатькә игътибарны арттыруны күздә тотса, пректның икенчесе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәссамнар берлеге белән берлектә оештырыла һәм Ак Барс образын тудыручы “Графика”, “Рәсем сәнгате” номинацияләрендә республика рәссамнары өчен конкурс оештыру инициативасы белән чыга. Бу үз чиратында рәссамнар игътибарын республика, Банк һәм галерея символларын чагылдырган сәнгать эшләренең күбәюенә китерер дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International