Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Танылган җырчының – олуг юбилее
2008 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
12-15 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе сәхнәсендә танылган җырчы Әлфия Авзалованың 75 яшьлек юбилеена багышланган концертлары булачак.
Юбилей концертларында Әлфия Авзалованың иҗатташ дуслары, танылган артистлар Салават Фәтхетдинов белән Җәвит Шакиров һәм татар эстрадасының башка бик күп артистлары катнашачак. Һәм алар бары тик юбилярның репертуарында булган җырларны гына башкарачак.
Әлфия Авзал кызы Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1952 елда Татар җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә чакырыла. Тавышының сирәк очрый торган искиткеч матур тембры белән (тулы диапазондагы альт) ул тиз арада Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң төп солистларының берсе булып китә. Ансамбльдә эшләү дәверендә җырчы С.Гәбәши, А.Ключерёв, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм башка бик күп композиторларның иң катлаулы әсәрләре белән бергә, татар халкының борынгы һәм заманча җырларын оста итеп башкара.
Советлар Союзы буенча гострольләрдә йөргәндә, Ә. Авзалова башка халыкларның инде онытылып барган борынгы җырларын туплый. Аларны үз репертуарына кертеп, яңа төсмер һәм үзенчәлекле яңгыраш бирә. Һәм алар халыкның иң яратып тыңлана торган җырларына әйләнәләр.
Соңрак татар дәүләт филармониясе Ә.Авзаловага үзенең концерт группасы белән бергә, аккомпанияләү өчен эстрада уен кораллары ансамблен оештырырга тәкъдим итә. Яңа оешкан ансамбль белән, җырчы Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларында гастрольләрдә була һәм Россиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый .
Ә.Авзалова һәрвакытта да күренекле композиторлар, шагыйрьләр һәм башка сәнгать әхелләре белән тыгыз иҗади элемтәдә тора. Ул бөтендөньяга танылган күренекле җырчы, дөнья халыклары җырларын башкаручы Ирма Петр кызы Яунземнан осталык дәресләре ала. И.П.Яунзем белән берлектә хәзерләнгән концерт программасы белән Ә.Авзалова Советлар Союзының төрле почмакларында һәм чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Дөнья халыклары җырларын пропагандалаган өчен Тынычлык саклау комитеты Советының“Дөнья халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960).
Ә.Авзалова ике тапкыр Кызыл Байрак хезмәт ордены белән бүләкләнә, РСФСРның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз