14-нче гыйнварьдә Качалов театрында “Раифадан Раштуа бүләге” тапшырылачак

2008 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
14 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә Качалов театрында “Раифадан Раштуа бүләге” исемле хәйрия концерты үтәчәк. Әлеге чара –казанлыларга изге йортның Раштуа бәйрәме бүләге.
Бу көнне залга иҗади һәм фәнни интеллегенция вәкилләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, картлар йортларында яшәүчеләр җыелачак. Барлык билетлар да бушлай таратыла.
Ике бүлектән торучы концертта Россия Федерациясенең халык артистлары Венера Ганиева һәм Светлана Романова, Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Федотов, халыкара конкурслар лауреаты Владимир Васильев, “Притча” квартеты, “Бәхетле балачак” һәм “Алтын микрофон” балалар иҗат коллективлары, халыкара конкурслар лауреаты Зарина Бикмуллина һ.б. катнашачак. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, барлык катнашучылар  да бушлай чыгыш ясый.
Антракт вакытында фойедагы чыршы янында хәйрия базары эшләячәк. Анда Раифа монастыренда тәрбияләнүчеләренең кул эшләрен сатып алырга мөмкин булачак.

Концерт карарга килгән кечкенә тамашачылар исә раифалылардан тәмле яңа ел күчтәнәчләре алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International