16 нчы гыйнварь- Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне

2008 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
2008 елның гыйнварь аенда татар халкының бөек мәгърифәтчесе, дин белгече, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 190 ел була. Әлеге санап киткән сыйфатлар гына аның күпкырлы эшчәнлеген чагылдырып бетерә алмый. Мәрҗани шулай ук этнограф, археограф, шәрыкъ белегече һәм педагог. Аның энциклопедик белемен XVIII гасырның Дидро һәм Руссо кебек француз мәгърифәтчеләренең белеме белән чагыштырып карарга мөмкин.
Күренекле галим һәм фикер иясе Шиһабетдин бин Баһаветдин әл-Мәрҗани 1818 нче елның 16 нчы гыйнварында Казан артында урнашкан  Татарстанның Әтнә районы Ябынчы авылында киң белемле рухани гаиләсендә дөньяга килә.
17 яшеннән әтисенә шәкертләрен укыту-өйрәтүдә булышлык күрсәтә башлый. Дәрес укытырга керешкәч, укыта торган дәресләре хакында уйлана, укыту ысулларының кимчелекләрен табып, алар өстендә эш итә торган була. Гарәп теленең кагыйдәләрен фарсыча китаптан уку, гарәпчә белән фарсычаны бер-беренә катнаштыруның шәкертләргә зур читенлек китерүен аңлап, Мәрҗани сарыф китабын үзе язып, дәресләр бирә торган була, шуның өстенә балалар өчен төрле догалар, гыйбадәтләр рәвешләре хакында китап яза.
1838 нче елда Ш.Мәрҗани укуын дәвам итү өчен Бохарага китә. Биш ел Бохарада укыганнан соң ул Урта Азиянең иң борынгы мәдәни учагы булган  Сәмәркандка күчеп килә һәм, укуын дәвам итү өчен, «Ширдан» мәдрәсәсенә урнаша.
1848 нчы елда унбер ел буе аерылып торганнан соң, Ш.Мәрҗани бай белем чыганагы туплап ватанына әйләнеп кайта,1850 нче елда  беренче Казан мәчетенең имамы һәм шул мәчет каршындагы мәдрәсәнең мөдәррисе вазифаларын үтәүгә керешә.
1867 нче елда Иделбуе һәм Урал төбәге мөселманнарының Дини җыелышы Мәрҗанине Казанның ахуны һәм мөхтәсибе (төбәкнең иң мәртәбәле вазыйфаларыннан берсе) итеп билгеләп куя. Бу инде әлбәттә  мөселман җитәкчелеге тарафыннан аңа карата бик зур ышаныч күрсәтелү дигән сүз. Хакимиятнең җитәкче зыялылары белән дә ул әйбәт мөнәсбәт урнаштыра. Ул Казан губернясы хакимиятенең аерым күрсәтмәләрен үти: Казан типографиясендә Коръән текстларын нәшер итүне күзәтчелек итә, җир тетрәү вакытында каза күргән Кавказ халкы өчен акча җыюны оештыра, дәүләт оешмалары өчен бала туу, никахлашу, мөселманнарның вафатын теркәп бара.
Тора-бара Мәрҗани исеме Казаннан читтә дә танылу ала: 1870 елда аның «Нәзүрәтел-хак» исемле китабы дөнья күрә. Биредә Ш.Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәръяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра. Шулай итеп, әлеге хезмәт  заманы өчен яңа булган дини-реформаторлык карашлары белән авторга ватанында гына түгел, көнчыгыш мөселман илләре арасында да танылу китерә.
Мәрҗанинең мәгърифәтчелек идеяләре татар халкы иҗтимагый тормышын яңартуның төрле өлкәләрен үз эченә ала. Әлеге идеяләрнең төп фикере: татар халкының яңача белем алу мөмкинлеге, үткәннең (антик, гарәбчә фикер) һәм хәзергенең (русс һәм Көнбатыш Европа мәдәнияте) прогрессив мирасын өйрәнү.
Галимне татар халкының милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре, аларның көнкүреше, социаль-икътисадый һәм сәяси хәле борчый. Мәгарифне үсеш өчен иң көчле корал итеп санаган галим, кешенең гакылын һәртөрле рухи богаулардан коткару кирәклеген аңлап эш итте. Ул бөтен гомерен алгарыш идеялары өчен көрәшкә, кешеләрнең дөньяны аңлавын киңәйтүгә, рухи нурланышка багышлады. Ул милләттәшләре аңының ачылуы һәм яңарыш турында хыялланды һәм бөтен көчен, иҗади сәләтен шушы хыялын тормышка ашыруга бирде.
Мәрҗанинең дини карашлары кәлам проблемасы (ислам теологиясе юнәлеше) тәнкыйтендә дә чагыла. Ул мәдрәсәдә реформа һәм укыту торышын үзгәртү зарурлыгын күтәрә.
Мәрҗани- Россиядә җәдитчелек хәрәкәтен башлап җибәрүче. Нәкъ менә аның тарафыннан мәдрәсәдә укыту реформасы, татар халкы тарафыннан дөнья мәдәнияте һәм фәненең алдынгы казанышларын өйрәнү кирәклеге алгы планга куела.
Мәрҗани тарафыннан барлыгы фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртылган 30дан артык фәнни хезмәт язылган. Аларның күпчелеге гарәб телендә нәшер ителгән. Ләкин галим тарафыннан язылган барлык хезмәтләр дә әлегәчә табылмаган.
Мәрҗанинең идея-фәлсәфи карашлары, аның педагог, дин белгече, тарихчы, мәгърифәтче, философ буларак эшчәнлеге ватан тарихында җуелмаслык якты эз калдырды
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International