Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул ителә

2008 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе буенча комиссиясе 2008 елда әлеге бүләккә ия булырга теләүчеләрдән хезмәтләр кабул итә башлады.
Әлеге зур бүләккә, иң яхшы,  җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапкан, үзебезнең миллии мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән, күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре , шулай ук  сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни казанышларга ирешкән хезмәтләр генә кабул ителә. Шулай ук әлеге бүләкне министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, җәмәгатьчелек һәм иҗади оешмалар,шулай ук фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать коллективлары, югары уку йортлары дәгъвалый ала. Хезмәтләр 2008 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.
Документларны бирү, кандидатларны күрсәтү тәртибе буенча сораулар белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгать итү өчен адрес: 420015 Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт
Белешмәләр өчен телефоннар: 264-74-44; 264-75-19.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International