Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда француз җырчысы
2007 елның 14 декабре, җомга
Муратның группасында, үзеннән кала, тагын ике музыкант – гитара һәм барабанда уйнаучы егетләр бар. Француз музыкантлары өч концерт белән чыгыш ясаячак: 17 декабрь – «Желтая кофта» кафесы, 19 декабрь - «Тинькофф» ресторанында.
Ә 17 декабрь, 16.00 сәгатьтә Татар дәүләт гуманитар – педагогика университеты актлар залында (Татарстан ур., 2) җырчы студентлар өчен бушлай концерт бирәчәк.
Кечкенәдән җырга мөкиббән киткән җырчы егет Сан-Дизье шәһәреннән. 1987 елда Мурат дуслары белән лицейда “SERIE LIMITEE” дип аталган беренче төркемен җыя. Соңрак ул Кристиан Кайе белән таныша. Аларның бергә эшләү нәтиҗәсендә беренче композицияләр барлыкка килә һәм сәхнәдә чыгыш ясаулары башлана. 1989 елда җырчы “France 3” телеканалы алып баручысы Патрик Шарль белән очраша. Ул “Les terrasses de l’ete” (“Җәйге террассалар”) дип аталган җәйге турне оештырырга тәкъдим ясый. 1994 елда Мурат Эрбер Леонард җитәкчелеге астында Дижон шәһәрендә уздырылган француз җыры конкурсы җиңүчесе дип табыла. Җырчы Бони М., Корона кебек ул чорның бөек йолдызлары саналган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. 1998 елда музыкант Сан-Дизьега кайтып, Аксель Рэд концертының беренче өлешендә 10000 кешелек аудиторя алдында чыгыш ясый . Әлеге вакыгадан соң, ул тамашачы һәм профессионалларның да яраткан җырчысына әверелә.
1999 елда Мурат Парижга китә. Яхшы танышлары җырчыга студиядә альбом яздырырга, композицияләренең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. 2004 елда 8000 кеше алдында данлыклы француз башкаручылары Корней һәм Наташа Сан Пьер белән чыгыш ясый.
2006 елның май аенда артистның Россия буенча беренче турнесы оештырылды. Муратны Россия тамашачысы яратып кабул итте. Күпсанлы хәйрия концертлары өчен, җырчы 2006 елның 23 декабрендә Кремльгә чакырыла. Андагы чыгышыннан соң, Мурат “Сәнгатькә хезмәт итү” өчен алтын ордены белән бүләкләнә. 2007 елның февраль аенда артист Франциянең телевизион эфирларында катнаша. Шушы ук елның май аенда Мурат Россия буйлап уңыш казанган зур турне оештырды. Аны Самара, Тюмень, Сарытау, Екатеринбург, Түбән Новгород, Тольяти кебек шәһәрләрдә тыңладылар. Җырчы Мәскәү шәһәре башлыгы Ю.М.Лужков тарафыннан, мәдәният һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен, Бөек Петр исемендәге алтын медаль белән бүләкләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз