Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте Фестиваль узган вакытка Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында ике уникаль күргәзмә ачылды.
Форумның 25 еллыгына багышланган һәм театрның музей мөдире Рәмзия Такташ тарафыннан әзерләнгән күргәзмә көзгеле фойеда урнашкан.
Экспозициядә 1987 елның 12–17 маенда Казанда узган беренче балет фестивале афишалары һәм фотокадрлары күрсәтелә. Стендларда төрле еллардагы фестивальләрдән күп кенә фотосурәтләр куелган: атаклы биючеләр һәм дирижерлар, шул исәптән Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 20 ел элек – 1992 елның маенда чыгыш ясаган Рудольф Нуриев фотолары да урын алган.
Театрның ал төстәге кунак бүлмәсе фестиваль вакытында картина галереясенә әверелде. Анда Казан рәссамнары Әнвәр Сәйфетдиновның һәм Ленар Гыйльметдиновның өч картинасы куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.