Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 2012 елгы Нуриев фестивале кысаларында «Жизель» спектакле күрсәтелде
2012 елның 18 мае, җомга
Балетта төп партияне Англия Милли балеты солисты Анаис Шелендер башкарды.
Граф Альберт ролен Нидерландия Милли балеты солисты Йозеф Варга биеде.
Анаис һәм Йозеф Казанда беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Спектакльдә тагын Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры солисты Ольга Сизых (Мирта), Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артем Белов (Урманчы Ганс), Казанның балет артистлары катнашты. Дирижеры – Ренат Салаватов.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.