Казанда “Сукырлар өчен китапханәдә Көн һәм Төн” акциясе уза

2012 елның 25 мае, җомга
Акция 25 майда 14.00 сәгатьтә башлана. Ул Россия китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан уздырыла.
Акция җәмәгатьчелекне махсуслаштырылган китапханәнең эшчәнлеге, күзләре күрмәгән кешеләрнең тормыш-көн күреше белән таныштыру, мөмкинлекләре чикле кешеләргә хәерхаһлы мөнәсәбәт булдыру, китапханәгә укучылар җәлеп итү максатларында уздырыла.
Чара кысаларында китапханә төрле һәм кызыклы программа әзерли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International