«Каравон» рус халык бәйрәме

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Бәйрәм традиция буенча кунакларны каршы алудан һәм “Авыл йорты” комплексында, сувенирлар кибетләре, һөнәрчеләр остаханәләре урнашкан “Осталар шәһәре”ндә булудан башланып китә. Биредә 145 оста әзерләгән эшләнмәләрдән торган күргәзмә-сәүдә оештырылачак. «Каравон тарихы» музеенда бу елны “Каравон – бөтен нәрсәнең башлангычы” дигән яңа экспозиция тәкъдим ителә. Бәйрәмдә төрле сәнгать мәйданчыклары, җәйге кафелар эшләячәк.
Рәсми өлештә Санкт-Петербургтан килгән «Иван Купала» төркеме һәм иң яхшы фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Фестиваль әйлән-бәйлән аланында традицион әйлән-бәйлән уены белән тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International