ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2012 ел
сишәмбе
27 – 29 августта тамашачылар үтенече буенча “Казан, мин яратам сине!” дигән интерактив-спектакль кабатлап күрсәтеләчәк. «Казан, мин яратам сине!» - “Ирекле сәхнә” лабораториясендә җиңү яулаган режиссерларның 4 мини-спектакленнән торган сәхнә әсәре.
19 июльдә Сарсаз-Баграж авылы Мәдәният йортында керәшен мәдәнияте музеен ачу тантанасы узды.
26 июльдә 20.00 сәгатьтә «Сандецкий утарында Jazz» фестивале кысаларында Казанда «MarimbaPlus» (Мәскәү) төркеме чыгыш ясаячак. Иң төп (соло) уен коралы экзотик маримба (чыгышы – Африкадан, кселофонның “кардәше”) булган бу джаз-төркемнең Россия сәхнәсендә тиңдәшләре юк.

20
июль, 2012 ел
җомга
20 июльдә «Турандот» операсының концерт версиясе белән Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры үзенең 73 сезонын яба

12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
13 – 15 июльдә Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия Державин фестивале уза.
11 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Лувр музеенда һәм Версаль сарай-парк ансамблендә булды.
Бүген ASG компанияләре инвестиция төркеме Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан Тукай урамындагы 16 нчы йортта һәм Мәскәү урамындагы 37 нче йортта, мәдәни мирасны саклау юнәлешендә, эш башларга рөхсәт алды.

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
1 июньдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте урнашкан бинада (элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе) татар мәдәниятенең күренекле эшлеклесе – педогог, мәгърифәтче, рәссам Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһировка (1858 – 1918) истәлек тактасы куелачак.
Казаннан ун яшьлек Даяна Кириллова “Балалар Евровидениесе” конкурсының милли сайлау туры финалында унҗиденче булып Элеонора Калашникованың “Дәрес башланырга биш минут” дигән җыры белән чыгыш ясаячак. 

27
май, 2012 ел
якшәмбе
Гомумроссия  китапханәләр көне уңаеннан министр котлавы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International