Николай Фешин. Тууына 130 ел тулу уңаеннан

2012 елның 22 мае, сишәмбе
23 майдан 29 июльгә кадәр Третьяков галереясендә (Инженерлык корпусында) мәшһүр рәссам һәм графика остасы, күренекле импрессионист һәм модернист, Казан сәнгать мәктәбенең иң күренекле вәкилләреннән берсе, Илья Репинның шәкерте Николай Иванович Фешинның (1881–1955) эшләре күрсәтеләчәк. Тарих сикәлтәләре останың язмышына йогынты ясый: аның тормышы һәм иҗаты Россия һәм АКШ арасында икегә бүленә.
Третьяков галереясендәге күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы күтәреп чыккан һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәм күрсәткән киң колачлы проектның бер өлешен тәшкил итә.
Күргәзмә Казанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, АКШта күрсәтеләчәк, һәм анда Россиянең җиде, Американың алты музееннан китерелгән эшләр куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International