Бүген Халыкара музейлар көне

2012 елның 18 мае, җомга

Хөрмәтле Татарстан Республикасының музей хезмәткәрләре, кадерле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара музейлар көне белән тәбрик итәм!
2012 елда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә башлауга 35 ел тула, һәм ул быел “Үзгәреп торучы дөньяда музейлар” темасына багышлана. Республикабызның музей экспозицияләре – Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең горурлыгы. Бүген Татарстан Республикасында 129 музей эшли. Аларның һәрберсе кабатланмас, индивидуаль, әмма барысы бергә алар бик мөһим эш башкаралар – яшьләргә белем һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүне, тарихыбызны киләчәк буыннар өчен саклап калуны гамәлгә ашыралар. Безнең музейларыбыз кешелекнең югары казанышларын саклап калып һәм экспозицияләрдә күрсәтеп кенә калмыйча, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берлеген, цивилизацияләр багланышларын тәшкил итүче җирле оешмалар үзәгенә әверелде.
Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән быелгы елда Татарстан музейлары республикабыз халкын һәм кунакларын республикабызның тарихи, иҗади мирасы белән таныштыру өчен зур хезмәт куя, яшь буынга тәрбия бирү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Гасырлар уза тора, әмма бүген дә һәр музейны кешегә үткәнне һәм киләчәкне ачып бирә торган “хәтерханә” дип атый алабыз. Музейлар матди мәдәният предметлары, төрле дәверләрнең рәсми кәгазьләре аша чорлар һәм ватандашларыбыз язмышлары арасындагы бәйләнешләрне ачык тоярга мөмкинлек бирә.
Татарстанда һәр ел саен меңәрләгән кеше Музейлар төне чараларында – музей эше осталарының үз тамашачылары белән очрашу бәйрәмендә катнаша. Музейлар төне төрле акцияләр һәм күргәзмәләргә, күңелле тамашаларга һәм концертларга бай була.
Барлык музей хезмәткәрләрен һәм республика халкын бәйрәм белән котлыйм, зур иҗади һәм музейларның игелекле миссиясен гамәлгә ашыруда уңышлар телим.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International