Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында 73 нче сезон ябыла
2012 елның 20 июле, җомга
20 июльдә «Турандот» операсының концерт версиясе белән Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры үзенең 73 сезонын яба.
Спектакльдә Украина Милли операсы солистлары Оксана Крамарева (Турандот) һәм Сергей Ковнир (Тимур), Мария театры солисты Әхмәт Агади (Калаф), Сишенг И (Лю) һ.б. катнаша. Хормейстеры – Любовь Дразнина, дирижеры - Ренат Салаватов.
298 көн эчендә (2011 елның 20 сентябрендә ачылган сезон нәкъ шуның кадәр дәвам итте) театрның опера һәм балет труппалары тулаем алганда 256 спектакль күрсәтте. Шуларның 110-ы Казанда булды. Чит илләрдә – Голландия, Франция, Австрия, Бельгия, Норвегия, Дания, Швейцария шәһәрләрендә 114 спектакль узды. Болар: «Аида», «Тылсымлы флейта», «Набукко», «Аккош күле», «Кирәксез саклану», «Щелкунчик», «Йокыга талган гүзәл» спектакльләре, «Опера төне» гала-концерты.
2 спектакль Россия шәһәрләрендә күрсәтелде: «Лючия ди Ламмермур» операсы «Алтын битлек» фестивале кысаларында Россиянең Зур Театры сәхнәсендә (Мәскәү), «Шүрәле» балеты Чабаксарда күрсәтелде.
Сезон премьералары – “Җәлил” операсы (“Ел вакыйгасы” номинациясендә “Тантана” премиясе алды); «Евгений Онегин» операсы, «Аккош күле» балеты зур уңыш казанды.
Сезон дәвамында труппа солистлары зур бүләкләргә лаек булды: Альбина Шаһиморатова «Алтын битлек» премиясе алды; балет солистлары Михаил Тимаев «Яшь йолдыз» номинациясендә «Бию рухы» премиясенә лаек булды; биючеләр Давид Залеев, Кристина Андреева һәм Олег Ивенко Пермь һәм Сочи шәһәрләрендә узган халыкара конкурслар лауреатлары булдылар; театрның педагог-репетиторы Валентина Прокоповага Татарстанның Халык артисты дигән мактаулы исем бирелде.
Бу сезонда опера театрында 99 789 тамашачы спектакльләр карады, зал ел әйләнәсендә уртача алганда 95 процентка тулы булды. Театр 42 миллион 833 мең 975 сум (узган елдагыга караганда 15% диярлек күбрәк) акча эшләде.
Яңа 74-нче сезон 23 сентябрьдә «Турандот» опера премьерасы белән ачылачак (тулы сәхнә версиясе, режиссеры-сәхнәгә куючысы - Михаил Панджавидзе). Сентябрь спектакленә билетлар кассаларда сатыла башлады инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ТР Милли китапханәсе Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган бәйрәм программасына чакыра
27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бөтенроссия китапханәләр көне Россия Президентының 1995 елның 27 маендагы Указы белән булдырылган. Бу дата илнең беренче дәүләт китапханәсе – Император публик китапханәсе (хәзерге Россия милли китапханәсе) нигезләнгән көнгә – 1795 елның 27 маена багышлап алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз