Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия Державин фестивале узачак
2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
13 – 15 июльдә Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия Державин фестивале уза.
Фестивальдә Россиянең һәм Татарстанның күренекле шагыйрьләре катнаша. Шагыйрь, “Новая газета”ның баш мөхәррире Олег Хлебников, шагыйрь һәм тәнкыйтьче, «Нева» журналы баш мөхәррире Наталья Гранцева, шагыйрь һәм прозик, «Независимая газета» («Экслибрис») әдәби күзәтүчесе, Идел буе республикалары: Башкортостан, Удмуртия, Марий-Эл, Чувашия язучылар оешмалары вәкилләре белән очрашулар булачак.
Казанда беренче буларак күренекле шагыйрь һәм культуртрегер, Күктүбәдәге Халыкара Волошин фестивален оештыручы Андрей Коровин һәм шулай ук күренекле музыкант Александр Александров (сәхнә псевдонимы Фагот) Гавриил Державин һәм көмеш чор шагыйрьләре әсәрләре буенча «Коровин һәм Фагот» дигән әдәби-музыкаль программа тәкъдим итә.
Фестиваль кунакларына зур экскурсия тәкъдим ителәчәк, алар Казан Кремлендә, Татарстанның Милли музеенда, Державин белән бәйле истәлекле урыннарда булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ТР Милли китапханәсе Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган бәйрәм программасына чакыра
27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бөтенроссия китапханәләр көне Россия Президентының 1995 елның 27 маендагы Указы белән булдырылган. Бу дата илнең беренче дәүләт китапханәсе – Император публик китапханәсе (хәзерге Россия милли китапханәсе) нигезләнгән көнгә – 1795 елның 27 маена багышлап алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз