Бүген ASG Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан ике бинада эш башларга рөхсәт алды

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ASG компанияләре инвестиция төркеме Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан Тукай урамындагы 16 нчы йортта һәм Мәскәү урамындагы 37 нче йортта, мәдәни мирасны саклау юнәлешендә, эш башларга рөхсәт алды.
Тукай урамында урнашкан 16 нчы йорт халыкта Шакир солдат утары буларак мәгълүм. Ул 1895–1898 елларда мещан Шакирҗан Шәмсетдинов заказы буенча Иске Татар бистәсендәге Тихвин урамында (хәзерге Тукай урамы) төзелгән. Шакирҗан Шәмсетдинов – йортның беренче хуҗасы, яшь чагында уңышлы хәрби карьера ясый, һәм бу факт йортның “Шакир солдат йорты” дип аталуын өлешчә аңлатырга мөмкинлек бирә.
Кирпечтән салынган ике катлы бу бинаның планы да, фасады да ассиметрияле. Тышкы күренеше урта гасыр романтикасы рухында – марокко-андалусия ислам архитектурасы формаларында башкарылган.
Мәскәү урамындагы 37 йорт – бу бина Казанның атаклы пароходчысы С.А.Землянов особнягы. XIX гасыр ахырында Печән базары урамында төзелгән йорт үзенең симметрияле композицияле һәм эклектик архитектур бизәлешле фасады белән башка биналардан аерылып торган.
1917 елгы инкыйлабтан соң йорт революционер М.М. Вахитов нигез салган Мөселман социалистик комитетының штаб-фатирына әйләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International