Сандецкий утарында этник джаз музыкасы яңгыраячак

2012 елның 24 июле, сишәмбе
26 июльдә 20.00 сәгатьтә «Сандецкий утарында Jazz» фестивале кысаларында Казанда «MarimbaPlus» (Мәскәү) төркеме чыгыш ясаячак. Иң төп (соло) уен коралы экзотик маримба (чыгышы – Африкадан, кселофонның “кардәше”) булган бу джаз-төркемнең Россия сәхнәсендә тиңдәшләре юк.
Төркемнең визит карточкасы – world music стиле – төрле жанрлар, джаз импровизацияләр, дөнья музыка мәдәниятенең төрле ритмнары һәм аһәңнәре, академик традицияләр, электроника һәм иң заманча тенденцияләр катнашмасы. «MarimbaPlus» музыкасы — үзенчәлекле алымда башкарылган (драйвлы) һәм ритмнар “өермәсеннән” оешкан сокландыргыч композицияләр, стиль эксперементлары һәм импровизацияләр, бию көйләре һәм җыр, төрле халыклар һәм чорлар музыкасыннан төзелгән очкынлы микс.
Композитор һәм маримбода уйнаучы Лев Слепнер — коллективның лидеры, ул Россиянең абруйлы бүләге – «Триумф» лауреаты, Россиядә маримбо һәм ансамбль өчен музыка язучы бердәнбер композитор булса кирәк. Коллектив составында шулай ук Тимур Некрасов (саксофон), Евгений Ярын (бас-гитара), Александр Кульков (барабаннар) уйный. Төркем артистлары белән бергә җырчы Татьяна Шишкова да чыгыш ясаячак.
Традиция буенча концерт көнендә фестиваль кунаклары рус һәм Көнбатыш Европа сәнгатенең ТР ДССМ тупланмаларында саклана торган үрнәкләреннән төзелгән экспозиция, Фәрит Гөбәевның «Казан геометриясе» дигән фотокүргәзмәсе белән таныша алачак. Ул утар паркында нәкъ бер кичкә генә оештырылачак. Теләге булганнар Мәскәү рәссамы Ирина Андрееваның “Җылы көн” дип аталган киез сынчыклар күргәзмәсе белән хозурлана, һөнәри фотографларга сурәткә төшә, фестиваль партнерлары оештырган төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International