Медицина-фармацевтика көллиятендә Шакирҗан Таһировка мемориаль такта ачу тантанасы булачак

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
1 июньдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте урнашкан бинада (элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе) татар мәдәниятенең күренекле эшлеклесе – педогог, мәгърифәтче, рәссам Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһировка (1858 – 1918) истәлек тактасы куелачак.
Ш.Ә. Таһировка һәм аның Татарстан һәм Россия фәне һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән нәсел дәвамчыларына багышланган конференция дә булачак. Ул 13.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International