М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Казан, мин яратам сине!” дигән спектакль кабаттан күрсәтеләчәк

2012 елның 24 июле, сишәмбе
27 – 29 августта тамашачылар үтенече буенча “Казан, мин яратам сине!” дигән интерактив-спектакль кабатлап күрсәтеләчәк. «Казан, мин яратам сине!» - “Ирекле сәхнә” лабораториясендә җиңү яулаган режиссерларның 4 мини-спектакленнән торган сәхнә әсәре.
Казан турындагы спектакльләрен режиссерлар күнегелгән тамашачылар залыннан Актерлар йортының бөтенләй көтелмәгән почмакларына – театр китапханәсенә, подвалга, хәтта бәдрәфкә дә күчергәннәр.
Беренче тапкыр профессиональ театрда Казан турында спектакль уйнала.
Спектакльне берьюлы нибарысы 30 кеше карый алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International