Кадерле дуслар!
Сезне Гомумроссия китапханәләр көне – китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Китапханәләр борын-борыннан мәдәниятне саклау үзәкләре булып тора һәм алар җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси һәм тарихи-мәдәни тормышында зур урын тота. Чөнки китап – һәр халыкның милли хәзинәсе, мәгълүмат саклауның һәм тапшыруның мөһим чарасы ул.
Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында китапханәләрне этаплап компьютерлар белән тәэмин итү эше башкарыла, укучыларга хезмәт күрсәтүнең автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелә, Татарстан Республикасының китапханәләрендә җыелма электрон каталоглар булдырылды һәм үстерелә. Хәзерге вакытта ачык китапханәләрнең 40 проценттан артыгы Интернет челтәренә тоташтырылган.
Яңа технологияләрнең тиз үзләштерелүе нәтиҗәсендә, китапханәләр, басма, шулай ук электрон мәгълүмат чараларына юл ачып, бүген мәгълүмат инфраструктурасының мөһим бер өлешенә әверелде.
Эшчәнлекләрендә укучыларны рухи тәрбияләүгә һәм мәдәни яктан баетуга төп игътибар биргән китапханәләребез кеше иң күп йөри торган аралашу һәм ял урыны булып тора. Крайны өйрәнү һәм тарих, экология һәм патриотик тәрбия бирү, сәламәтлек һәм гаилә – бүгенге көндә күргәзмәләр оештырыла, конкурслар һәм викториналар уздырыла торган юнәлешләрнең болар бик азы гына. Китапханәчеләрнең тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә республикабызда мәгърифәтле буыннар тәрбияләнде, дип ышанып әйтә алам.
Бу бәйрәмдә китапханәләрдә эшләүче һәрбер хезмәткәргә, чиксез һөнәри тугрылыклары өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә яңа иҗади казанышлар, уңышлар, хезмәтегезне олылый белә торган укучылар телим. Эшегездән ләззәт һәм канәгатьлек алып яшәгез! Китап сөючеләргә исә укуга хирыслыклары көннән-көн арта баруын, китап белән серләшүдән рәхәтлек табуларын телим!
Һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Мәдәният министры
Айрат Сибагатуллин