ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Яңа ел программасы ике өлештән тора – Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены һәм спектакль карау. Тамаша 1 сәгать 45 минутка исәпләнгән.

Филармоник музыкаль-әдәби лекторий 70 еллык юбилее уңае белән балаларга  "Буратиноның Яңа ел маҗаралары" дигән тамаша әзерләде.

Күргәзмәдә Арнольд Бренинг һәм аның гаиләсенең көнкүреш әйберләре –  йорт җиһазлары, даруханә шкафлары, уенчыклар, кием-салым, фотоаппарат, фотографияләр, картиналар, тартмачыклар, савыт-сабалар һ.б. куелган.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының уртак проектында кырыктан артык бала һәм яшүсмер – «Шәһәрдән юл» бию театры, «Барби-коктейль» коллективы әгъзалары һәм Казан театр училищесының 1 курс студентлары катнашты.   


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүләккә лаек булган һәркемне тәбрикләде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме  белән котлады.

 

2014 елда бакыйлыкка күчкән талантлы рәссам Николай Степанович Артамоновның күргәзмәдә төрле еллардагы, төрле ысул-алымнарда, төрле жанрларда иҗат ителгән  эшләре куелган.

 

 

Экспозициядә Дементий Шмарин җитәкчелегендәге Графика һөнәрханәсе, Александр Цигаль җитәкчелегендәге скульптура һөнәрханәсе,  Фиринат Халиков җитәкчелегендәге рәсем һөнәрханәсе осталары эшләре куелган.

Кичәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Ул коллективка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын һәм баш режиссер Фаил Ибраһимовка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Татарстан Республикасында халык мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өлкәсендә тупланган тәҗрибә белән  Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International