Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә П.Чайковский исемендәге Концерт залыннан турыдан-туры тапшыру – Раштуа концертын экранда күрсәтү булачак

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

26 декабрьдә кичке сәгать җидедә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия виртуаль концерт залы» дигән киң колачлы проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә П.Чайковский исемендәге Концерт залыннан турыдан-туры тапшыру – Раштуа концертын экранда күрсәтү булачак.  

 Мәскәү филармониясенең иң яхшы концертларыннан берсе булган әлеге тамашаны реаль вакыт режимында Казан тамашачысы да карый ала. Ул төрле яшьтәге тамашачыларга – олысына да, кечесенә дә кызыклы булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International