24 декабрьдә көндезге сәгать өчтә «Манеж» күргәзмә залында Россия сәнгать академиясе иҗат һөнәрханәләренең рәсем, графика һәм скульптура күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә Дементий Шмарин җитәкчелегендәге Графика һөнәрханәсе, Александр Цигаль җитәкчелегендәге скульптура һөнәрханәсе, Фиринат Халиков җитәкчелегендәге рәсем һөнәрханәсе осталары эшләре куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте