25 декабрьдә көндезге сәгать өчтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Бренингларда кунакта. Бренинглар йортының мемориаль предметлары» дигән кызыклы күргәзмә ачыла.
XIX гасыр ахыры - XX гасырда яшәгән мәшһүр шәхес – Арнольд Иванович Бренингның исеме Казанның өлкән яшьтәге кешеләренә, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләргә яхшы таныш. Һөнәре буенча ул – фармацевт, хәзерге Бауман урамындагы мәшһүр даруханә хуҗасы.
Бренинг бик яратып фотога төшерү сәнгатен үзләштерә. Аның фотосурәтләрендә – чорының бик күп күренекле вакыйгалары, гади һәм атаклы кешеләр портретлары, табигать күренешләре.
Бренинг – шәхес культы корбаны. Шул котычкыч чорда яшәгән күп кенә бәхетсезләр кебек үк, ул да бер гаепсезгә 1937 елда атып үтерелә.
Күргәзмәдә Арнольд Бренинг һәм аның гаиләсенең көнкүреш әйберләре – йорт җиһазлары, даруханә шкафлары, уенчыклар, кием-салым, фотоаппарат, фотографияләр, картиналар, тартмачыклар, савыт-сабалар һ.б. куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте