«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары башланды

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында  Чыршы бәйрәмнәре башланды.

Яңа ел программасы ике өлештән тора – Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены һәм спектакль карау. Тамаша 1 сәгать 45 минутка исәпләнгән.

Традициягә тугры калып, театр Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына Кыш бабайны, Кар кызын, башка әкият каһарманнарын чакырган. Уеннар, бәйгеләр, ярышлар, шигырь сөйләү, җыр җырлау, бию, бүләкләр – барысы да элеккечә. Әлеге бәйрәм программасы барлык тамашачылар өчен дә бер үк төрле булачак. Ә менә спектакльләр балаларның яшенә карап уйналачак. 

Бәйрәм марафоны 10 гыйнварга кадәр дәвам итә. «Яңа ел кампаниясе» вакытында артистлар барлыгы  86 тамаша күрсәтәчәк.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International