21 декабрьдә Чаллы дәүләт татар драма театрында аның 25 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Кичәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Ул коллективка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын һәм баш режиссер Фаил Ибраһимовка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Дәүләт бүләкләренә театрның күренекле артистлары һәм хезмәткәрләре дә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте