Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе иҗат коллективлары балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган өч спектакль әзерләде.
Быелның 24 декабреннән алып 2015 елның 10 гыйнварына кадәр куелачак 38 спектакльне 23000 тамашачы карар дип көтелә. Филармоник джаз-оркестрның күчмә ике тамашасы «Юность» мәдәният сараенда узачак.
Филармоник музыкаль-әдәби лекторий 70 еллык юбилее уңае белән балаларга "Буратиноның Яңа ел маҗаралары" дигән тамаша әзерләде.
Филармоник джаз-оркестр исә Э. Гофманның "Щелкунчик" әсәрен тәкъдим итә.
Дәүләт халык уен кораллары оркестрының чираттагы проекты – «Көлбикә. Бөтен гомер буена дәвам итүче әкият» музыкаль тамашасы күпләрнең күңеленә хуш килер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте