Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният һәм сәнгать әһелләренә дәүләт, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ведомство һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүләккә лаек булган һәркемне тәбрикләде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте