Очрашуда APUDG идарә директоры һәм архитекторы Нурлиза Һашим, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмне «Цветок Индиго» («Индиго чәчәге») мәгърифәт үзәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырды.
Сезне бәйрәмдә көтәбез.
Барлыгы конкурска Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 420 эш килде.
2009 елдан алып ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсенең эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрен бүләкли.
Конкурска республиканың төрле районнарыннан 20 проект тәкъдим ителгән иде. Жюри бәйгенең максатларына туры килгән 8 иң яхшы проектны сайлап алды. Җиңүчеләр түгәрәк өстәл вакытында үз эшләре белән таныштырды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да кичәдә катнашты. Ул театр коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын һәм «Нефаз» автобусы ачкычын тапшырды.
Орденны тапшыру тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Анда шулай ук Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театрның директоры Илфир Якупов катнашты.
18 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерты була. Яңа ел алдыннан ел саен уздырыла торган һәм коллективның иҗат хисабы буларак кабул ителә торган концертның программасына тамашачыга яхшы таныш һәм яраткан номерлар белән беррәттән, берничә композициянең премьерасы да кертелгән.
Рольләрне артистлар Наилә Гәрәева, Рамил Вәзиев, Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәррисова башкара.