Мәскәүдә Россия дәүләт Халык иҗат йорты оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналар узды.
11 декабрьдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында «100 еллык иҗат» дип аталган халыкара конференция узды. Татарстан Республикасында халык мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өлкәсендә тупланган тәҗрибә белән Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова чыгыш ясады.
Бәйрәм программасы гаять бай һәм кызыклы иде. Иҗат йортының тарихы, төрле күргәзмәләр белән танышу, бәйрәм концерты – кунакларда матур тәэсирләр калдырды.
Нәтиҗәле хезмәттәшлеге, халык иҗатына актив ярдәм күрсәтүе өчен Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Россия дәүләт Халык иҗат йорты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте