12 февраль 16:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Лев Толстойның Казанда яшәгән тормыш чоры турында «Эзләнү» (Искание) дип исемләнгән документаль фильмының премьерасы булачак. Кинолента «ТолстойЛаб» документаль кино лабораториясе эше кысаларында булдырылган.
8 февральдә «ТИСБИ» идарә университетында Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фаҗигале тормышы турында уникаль архив документлары күргәзмәсе ачыла.
Хөрмәтле журналистлар! 9 февральдә сәг. 10:00 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе була.
Татарстан Республикасы милли китапханәсендә «Касыйм ханлыгы күләгәсе» китабы тәкъдир ителде. Басма Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Россиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган Бөтенроссия ачык дистанцион (online) «Ватанны саклау дигән һөнәр бар!» конкурсы ел саен Бөтенроссия «Бөек держава өчен» музыкаль проекты кысаларында үткәрелә.
5 февраль көнне А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Казан Идел буе рус халык костюмы» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Күргәзмәне Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра.
7 февральдә «Комлы тарихлар» абонементы кысаларында «Чиполлино» булачак. Башлана сәг.12:00.
Фестиваль концертларында Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан 2019-2021 елларда фонд стипендиаты булган талантлы яшь музыкантлар катнашачак. Чыгыш ясарга шулай ук Мәскәүдән дә стипендиатлар киләчәк.
Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты Ватан сакчыларының төрле вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эшне оештыру, хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.
Басма Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.