Казанда Муса Җәлил юбилеена багышланган фестиваль узачак

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Быел 15 февральдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды,Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан консерваториясе каршындагы урта гомуми белем бирү музыка мәктәбе белән берлектә Казанда шагыйрьнең юбилеена багышланган фестиваль үткәрә.

Фестиваль концертларында Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан 2019-2021 елларда фонд стипендиаты булган талантлы яшь музыкантлар катнашачак. Чыгыш ясарга шулай ук Мәскәүдән дә стипендиатлар киләчәк.

Концертлар Казан дәүләт консерваториясенең кече залында, С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында һәм « Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узачак . Биредә «Җәлил укулары» III Халыкара конкурсы лауреатлары башкаруында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендәге шигырьләре яңгыраячак.

Шулай ук «Адымнар» полилингваль комплексында «Төп нөсхә көне» дигән чара узачак. Балалар уникаль Моабит дәфтәрләрен күрәчәкләр, шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова белән очрашачак, Мәскәү һәм Казан яшь музыкантлары башкаруында Муса Җәлилнең яраткан музыкасы яңгыраячак.

Фестиваль концертлары алдыннан, Президент гранты проекты кысаларында Мәскәү консерваториясе педагогларының профессор Н.В.Трулль, профессор М.В.Федотов һәм укытучы Н. Л.Агеева катнашында мастер-класслар узачак.

Фестиваль программасы:

13.02 Мастер-класслар;

14.02 сәг 17.00 Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында "Яңа исемнәр" фонды стипендиатлары концерты;

15 февральдә 18.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган Гала-концерт;

16.02 сәг.13.00 «Адымнар" полилингваль үзәгендә "Төп нөсхә көне»;

16.02 17.00 сәгатьтә Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе укучылары концерты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International