Татарстан Республикасы милли китапханәсендә «Касыйм ханлыгы күләгәсе» китабы тәкъдир ителде. Басма Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Фотокитапны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, РФ мцселманнары Диния нәзарәте Рәисе урынбасары, «Укы» нәшрияты генераль директоры Рушан Аббясов, тарихчы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, тарихчы, журналист Марат Сәфәров катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук Татарстанның алдынгы фәнни институтлары җитәкчеләре, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, артистлар, язучылар һәм журналистлар да бар иде.
Әлеге китап Касыйм татарларының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйли. Ул фәнни һәм иҗади даирәләрдә зур кызыксыну уятты.